

Туймазы шәһәрендә малайлар өчен гадәти сәфәр көтелмәгән хәл белән тәмамланган. БР Дәүләт комитеты матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, ун яшьлек бала тыгыз кар өстенә атлый һәм шул ук секундта күздән югала. Кар катламы астында бушлык булып чыккан: малай өч метр чамасы тирәнлеккә төшеп киткән.
Дуслары югалып калмаган һәм шунда ук ярдәмгә чакырган. Малайны өскә күтәреп, медиклар бригадасына тапшырганнар. Бәхеткә каршы, аңарда җәрәхәтләр булмый.
Игътибарлы булыгыз: кар астында чокырлар, коелар, траншеялар һәм башка куркыныч бушлыклар яшеренеп калырга мөмкин.