Хәвеф-хәтәр
27 март , 10:38

Юк,үзең тап! Яңа туган кыз бала авыр җәрәхәттән соң хастаханәдә үлгән

Читада яңа туган кыз бала авыр җәрәхәттән соң хастаханәдә үлгән.

Юк,үзең тап! Яңа туган кыз бала авыр җәрәхәттән соң хастаханәдә үлгәнЮк,үзең тап! Яңа туган кыз бала авыр җәрәхәттән соң хастаханәдә үлгән
Юк,үзең тап! Яңа туган кыз бала авыр җәрәхәттән соң хастаханәдә үлгән

Ярып карау мәгълүматлары буенча, сабыйның баш артында көчле шешү һәм күпсанлы күгәрүләр тапканнар. Баланың әнисе, Линево Озеро авылында яшәүче, озак вакыт балага уза алмаган. Элегрәк кичергән җәрәхәтләр аркасында ул планлы кесарево кисү үткәрүне сораган, әмма  клиник дәваханә табиблары табигый бала табуны таләп иткән. Бала табу процессында баланың йөрәк тибеше кискен кимегән-сәбәбе кендекнең ачыкланмаган уралуы булган.

Ашыгыч кесарево операциясен бик соң үткәрәләр. Наркоздан соң уянгач, әнисе кызының реанимациядә булуын белгән. Кыз нибары 36 сәгать яшәгән.

Патологоанатом гаиләсенә табутны ачмаска киңәш иткән, әмма туганнары шулай да моны эшләгән һәм сабый тәнендә күгәргән урыннар тапкан. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Чыганак: https://vk.com/mir.faktov

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас