

Бу хакта Камчатка өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итә. Ведомствода билгеләп үткәнчә, хатын-кыз медицина учреждениесенә ашыгыч ярдәм белән кан китә башлагач килгән.
Табиблар кулына эләккәндә ул инде күп кан югалткан булган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, дәваханәгә төбәк ведомствосы башлыгы Александр Нохрин барган.
Күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатына бәя биреләчәк, булган хәлнең сәбәпләре җентекләп өйрәнеләчәк, суд-медицина экспертизасы билгеләнәчәк.
Тикшерү комитеты булган факт буенча җинаять эше кузгатты.
Фото: Галия Валиева, фотобанк СМИ РБ