

Краснодар краеның Каневская станицасында ике яшьлек кыз баланың каберенә аңа бөтенләй ят ир-ат көлен җирләгәннәр.
“КП-Кубань” басмасына Каневскаяда яшәүче хатын сөйләвенчә, 60 ел элек бу кабердә аның әнисенең лейкемия белән авырып үлгән 2 яшьлек сеңлесен җирләгәннәр. Еллар дәвамында каберне тәрбияләп тотканнар. Әмма әлеге хатын чираттагы тапкыр зиратка килгәч, кабернең тимер рәшәткәсе югалуны һәм аның урынында такыялар, билгесез ир-атның исем-фамилиясе язылган тәреле каберне күргән.
“Мин биредә җирләнгән ир-атның туганнарын таптым, әмма алар монда икенче кабер булганлыгын танымый. Анда берни юк иде, диләр. Әмма миндә сүзләремне дәлилләүче фотосурәтләр бар. Шулай ук моны башкалар да исбатлый ала”, – дип сөйләгән хатын.
Бу фотосурәтләр материалга теркәлгән. Бәхәсле җирләү урыны артында урнашкан кабер ташларына караганда, элек анда чыннан да каралган кабер булган.
Кызның туганнары хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Каневский районы прокуратурасы тикшерү оештырган.
Чыганак: lenta.ru