

Бөре районының Иске Бурны авылында 3 метр тирәнлектәге карст чокыры барлыкка килгән. Бәхеткә, водитель машинадан чыгып өлгергән. Әлеге вакытта җир убылган территорияне уратып алганнар.
P.S. Бөре районында юл уртасында “Нива”сы чокырга баткан водитель бу хәлнең ничек булуын Mash Batash журналистына сөйләгән.
Николай Николаевич эштән кайтып барган һәм көтмәгәндә аның машинасы бата башлаган. Ир-ат кинәт башын бәргән, салонга тиз арада су тула башлаган. Аңа багажник аша чыгарга туры килгән. Сулы чокырдан “Нива”ны ике сәгать чамасы вакыт үтүгә сөйрәп чыгарганнар.
Чыганак: Mash Batash МАХ каналы.