Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 март , 17:19

Үлем газы: мәктәп укучысын бәдрәфтә үле килеш тапканнар

Стучылар яшүсмер кызны диңгез буендагы Славянка бистәсендәге кибет бәдрәфендә тапканнар.

Үлем газы: мәктәп укучысын бәдрәфтә үле килеш тапканнар
Үлем газы: мәктәп укучысын бәдрәфтә үле килеш тапканнар

Аның янында көнкүреш газы баллоны яткан. Саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, ике яшүсмер кибеттә ризык әзерләү өчен кирәкле көнкүреш газы баллонын сатып алган. Алар бәдрәфкә кергән, анда кызларның берсе баллон эчендәге газны сулый башлаган. Укучы кыз агуланудан үлгән. Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы уздыру билгеләнгән. Тикшерүчеләр газ баллонын балигъ булмаган балага сату һәм куллануның нәтиҗәләрен билгели. Ведомствода ата-аналарны балалар белән газ приборларын тиешенчә кулланмауның үлем куркынычы һәм моның кире кайтарылмаслык фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында аңлату әңгәмәләре үткәрергә чакырдылар.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Фото: фотобанк СМИ РБ, Лилия Абзалилова

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас