

Синоптиклар мәгълүматы буенча, 1 апрельгә кадәр һаваның уртача температурасы нормадан 6-8 градуска югарырак булачак. Хәлләр болай барса, тиздән боз кузгалуын көт тә тор. Инде кайсыбер елгаларда боз катламы акрынлап җимерелә, су тышка “юл яра” башлаган.
Агыйдел бассейнындагы елгалар март ахыры-апрельнең беренче декадасында ачылыр дип фаразлана. Бу – нормадан 4-5 көнгә иртәрәк. Шулай ук Сакмар һәм Олы Ык елгаларында да боз 5 көнгә иртәрәк кузгалыр дип көтелә, ди Башкортстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе җитәкчесе Алексей Перонко.
Кар бу тизлек белән эресә, су басу хәвефе дә бар. Алай да, Перонко әйтүенчә, елгаларның ярларыннан чыгу күрсәткечләре нормадан әллә ни артып китмәскә тиеш. Шулай да дала елгаларында ул 20-60 сантиметрга артык булырга мөмкин. Агыйдел елгасында су күләме Уфа янында – 640-740 сантиметр, Стәрлетамак янында 330-430 сантиметр булыр дип күзаллана. Әлеге күрсәткечләр артып китсә, яр буенда урнашкан авылларны, юллар һәм күперләрне су басарга мөмкин. Аннары, Инзәр, Сим, Юрүзән, Әй, Ләмәзә, Өршәк, Стәрле, Ашкадар, Чермәсән елгаларында ташу берьюлы башланса, боз тыгыннары барлыкка килергә мөмкин. Нәтиҗәдә тирә-якны су басуы бар. Шуңа бар төрле хәвефкә һәрвакыт әзер булырга кирәк.
Бу атнада хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә дә язгы ташуга әзерлек турында ныклы әйтелде.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров: “Бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмагыз. Бу эштә вак-төяк мәсьәлә булмый. Без начар сценарийларның барысына да әзер булырга тиеш, чөнки язгы ташкынны алдан фаразлап булмый”.
“Ташуга әзерлек, гадәттәгечә, булырга мөмкин иң начар вариантны күз уңында тотып оештырылды”, – диде бу уңайдан республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов. Мондый сценарий була калса, 44 муниципалитеттагы 313 торак пунктны су басарга мөмкин. Бу 22 мең тирәсе йортка һәм аларда яшәүче 86 меңнән артык кешегә хәвеф яный дигән сүз. Шуларны күз уңында тотып, республика буенча 334 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән, алар барлыгы 45 меңнән артык кешене кабул итә ала. Гомумән, һәр район-шәһәрдә оператив штаблар эшли. Гадәттән тыш хезмәтләр дә әзерлек режимында. 13 меңнән күбрәк кеше, шулай ук 3,8 мең техника һәм 225 йөзү чарасы бүгеннән ярдәмгә килергә әзер, дип ышандырды Кирилл Первов.
Республикада су басуга бәйле хәлләрне һавадан да бәялиләр. Белгечләр пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә елганың юлын, боз торышын тикшерәләр. Шулай ук стационар гидропостлар һәм автоматик мониторинг нокталары ярдәмендә күзәтәләр. Моннан тыш, өстәмә рәвештә муниципалитетларның вакытлыча су үлчәү постлары файдаланылачак.