Хәвеф-хәтәр
24 Марта , 06:15

Танышын чәйнек белән кыйнап үтергән

Сибайда үзенең танышын чәйнек белән үтергәнче кыйнаган ир-атны хөкем иткәннәр.

Танышын чәйнек белән кыйнап үтергәнТанышын чәйнек белән кыйнап үтергән
Танышын чәйнек белән кыйнап үтергән

БР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2025 елның ноябрендә ир-ат үзенең танышы янына кайткан, анда алар алкогольле эчемлекләр кулланган.

Еш була торганча, "градус астында" алар талашып киткән. Кунак, кулына тимер чәйнек алып, зыян күрүченең битенә, башына, гәүдәсенә һәм аякларына кимендә 20 тапкыр суккан. Алган җәрәхәтләрдән ул һәлакәт урынында вафат була. Кылынганнан соң җинаятьче Чиләбе өлкәсе территориясенә качкан, анда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа катгый режимлы колониядә 8 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас