Хәвеф-хәтәр
24 Марта , 10:25

Кызның авызы ачык, йөзе зәңгәр, чәчләре тузган, ә кулы терсәгеннән кимерелгән...

Гашыйклар көнендә серле шартларда югалган кызны Камышинда кулсыз үле килеш тапканнар.

Кызның авызы ачык, йөзе зәңгәр, чәчләре тузган, ә кулы терсәгеннән кимерелгән...Кызның авызы ачык, йөзе зәңгәр, чәчләре тузган, ә кулы терсәгеннән кимерелгән...
Кызның авызы ачык, йөзе зәңгәр, чәчләре тузган, ә кулы терсәгеннән кимерелгән...

Соңгы тапкыр 26 яшьлек Надежда Ванюшинаны 14 февральдә күргәннәр, туганнары белән элемтәгә ул әнисе белән конфликттан соң 8 февральдә үк чыкмый башлаган. Элек кызның туганнары белән элемтәсен өзеп, беркемгә дә хәбәр итмичә югала торган гадәте булмаган. Кызны «ЛизаАлерт» отряды һәм полиция айдан артык эзләгән.

12 мартта эт белән очраклы үтеп баручы «Расцвет» СНТның дача массивында гәүдәгә тап була, анда юллар да, даими яшәүчеләр дә, видеокамералар да юк. Шаһит коточкыч күренешкә тап була: кызның авызы ачык, йөзе зәңгәр, чәчләре тузган, ә кулы терсәгеннән кимерелгән.

Башта тәндә көчләп үтерү билгеләре табылмаган. Туганнары шаһитлар һәм видеокамералар булмау аркасында эшне җентекләп тикшермичә ябарга мөмкиннәр дип курка.

Чыганак: https://vk.com/mir.faktov

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас