

Бу хакта «Вести»яза. Кыз яңа егеткә элеккеге егетенә зарланган, ул янәсе аның белән начар мөгамәләдә булган. Кыз үзе өчен үч алуын үтенгән. Яшүсмер сөйләгәнчә, кыз аңа пычакны үзе биргән һәм очрашуга элекке егетен чакырган. Дәлилләрне яшерер өчен, шикләнелүче икенче көнне җинаять урынына кайткан һәм гәүдәне кисәкләргә бүлгәләгән.
Полиция хезмәткәрләре аны шунда тоткарлаган. Шуңа да карамастан, бу версия әлегә хокук саклау органнары тарафыннан расланмаган, дип хәбәр итә басма. Җинаять шартларын тикшерү дәвам итә.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/