Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 март , 01:19

“Тәмуг эчемлеге”н татыганнан соң, дәваханәгә эләккәннәр

 Эх, балалар!..

fotobank02.ru
Фото: fotobank02.ru

Өч үсмерне “тәмуг эчемлеге” эчкәннән соң дәваханәгә алып киткәннәр. Бу хәл Мәскәүдә булган. Мәктәп укучылары спиртлы салфеткаларны эреткәннәр дә Кока-кола белән кушканнар.

SHOT МАХ-каналы мәгълүматы буенча, ике малай һәм бер кызны изопропанол белән агулануга шикләнеп Мәскәү хастаханәләренең берсенә алып киткәннәр. Үсмерләр күңел болгану, косуга, диареяга, югары температурага, координация һәм тын алу белән проблемаларга зарланган.

Соңрак үсмерләр эчеп исерергә теләүләрен сөйләгән: алар спиртлы салфеткаларга заказ ясаганнар да салфеткаларны суда эретеп, газировка кушып, эчкәннәр. Әлеге вакытта үсмерләрнең хәле әйбәтләнгән. Алар дәваланалар.

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 


Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас