Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 март , 01:21

Гадәти талпаннан 3 тапкырга зуррак ул

Бу бөҗәкләр бигрәк куркыныч!

Русиядә Hyalomma (хиаломма) талпаннары тарала башлаган. Бу бөҗәкләр без белгән талпаннардан зурлыгы, каты панцирьлы булуы һәм корбанын эзәрлекли алуы белән аерыла. Бу хакта aif.ru басмасына энтомолог Роман Хряпин сөйләгән.

Белгеч сөйләвенчә, андый талпаннар без белгән талпаннардан 3 тапкырга зуррак, шуңа бу бөҗәкләрне киемдә җиңел күрергә була. Корбаннарын үләндә көтеп торган “туганнары”ннан аермалы буларак, Hyalomma талпаннары җирдәге вибрацияне сизеп, кеше артыннан хәрәкәтләнергә сәләтле, аеруча дала һәм ярымчүлле төбәкләрендә.

Энтомолог  шуны да белдерә: бу бөҗәкләр талпан энцефалитын таратмый, шулай да боррелиоз һәм Конго-Кырым геморрагик бизгәген йоктырырга мөмкин. Хряпин бу авыруларны дәвалап була, ди,  һәм гомумән алганда алар талпан энцефалитына караганда ул кадәр үк хәвефле түгел, гәрчә өзлегүләр һәм катлаулыклар ихтимал булса да.

Hyalomma талпаннары Волгоград, Әстерхан өлкәләрендә, шулай ук Калмыкиядә аеруча актив, ди эксперт.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас