Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 март , 22:25

Звенигородта югалган балалар елга өстендә пикник оештырырга җыенган булган

Коткаручылар 13 яшьлек Алинаның гәүдәсен соңыдан гына тапты -7 мартта югалган өч укучының берсе ул.

Звенигородта  югалган балалар елга өстендә пикник оештырырга җыенган булган
Звенигородта югалган балалар елга өстендә пикник оештырырга җыенган булган

Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләр Мәскәү елгасында боз астына төшеп киткән. Фаҗига урамда йөргәндә була: балалар пикник оештырырга булалар һәм аларның авырлыкларына түзә алмаган юка боз өстенә чыгалар.

Элегрәк тагын ике баланың гәүдәсе табылган иде: 12 яшьлек Ваня-вакыйга урыныннан ике чакрым ераклыкта, һәм 12 яшьлек Богдан — җиде чакрым ераклыкта. Балалар үлеме шартларын тикшерү комитеты билгели.

Чыганак: "Фактлар Дөньясы"

Звенигородта  югалган балалар елга өстендә пикник оештырырга җыенган булган
Звенигородта  югалган балалар елга өстендә пикник оештырырга җыенган булган
Звенигородта югалган балалар елга өстендә пикник оештырырга җыенган булган
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас