Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 март , 22:26

Легендар алып баручы Николай Дроздов 88 яшендә яман шеш белән көрәшә

Мартта телевидение алып баручысы Николай Дроздовка 88 яшь тулды

Легендар алып баручы Николай Дроздов 88 яшендә яман шеш белән көрәшә
Легендар алып баручы Николай Дроздов 88 яшендә яман шеш белән көрәшә

Соңгы елларда аның сәламәтлеге җитди начарланды — яше һәм каты авырулары сизелде. 2023 елда аңа икенче стадия простата бизе яман шеше диагнозы куела.

Дроздов шешкә каршы гормональ терапия курсын узган. Хәзер табиблар ныклы ремиссиягә ирешә алды.

Әмма параллель рәвештә остеопорозның авыр формасы үсә бара, аны аңарда биш ел элек ачыклаганнар. Авыру скелетның нык деформациясенә һәм умырткалыкның утыруына китергән.

Шуның аркасында телевидение алып баручысы сизелерлек буен югалтты. Элек ул 180 см чамасы иде. 2025 елның апреленә буе10 см га кимегән, ә 2025 ел ахырына — тагын 8 см га. Хәзер ул 162 см тәшкил итә. Дроздов якынча 40 мең сум пенсиягә яши.

Чыганак: "Фактлар Дөньясы" ВК челтәре

Легендар алып баручы Николай Дроздов 88 яшендә яман шеш белән көрәшә
Легендар алып баручы Николай Дроздов 88 яшендә яман шеш белән көрәшә
Легендар алып баручы Николай Дроздов 88 яшендә яман шеш белән көрәшә
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас