+2 °С
Болытлы
Мәскәүнең Велозавод урамында кечкенә бала бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Башкала прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елгы кыз бүлмәдә өлкәннәр каравыннан башка калган. Баланы хастаханәгә салганнар. Табиблар кызга кирәкле ярдәм күрсәтә. Прокуратура тикшерү үткәрә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.