Хокук саклау органнары шикләнелүчене — 16 яшьлек җирле кешене тоткарлый алган. Ул җинаять урынына дәлилләрне юк итү өчен кире кайткан. Аңа карата үтерү өчен җаваплылык каралган маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү версиясе буенча, яшүсмерләр арасында көнчелек аркасында конфликт килеп чыккан, һәм алар мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен очрашканнар.
Ачуланышу вакытында аларның берсе икенчесенең корсагына пычак белән кадаган, аннан зыян күрүче үлгән. Шикләнелүче, станциядән ерак түгел гәүдәне күмеп, җинаять эзләрен яшерергә тырышып караган.
ТАСС чыганагы хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнарында гәүдәнең кисәкләргә бүлгәләнгән булуы ачыкланган.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/