-3 °С
Болытлы
Шәһәрнең ГАИ мәгълүматлары буенча, 18 март көнне Кольцева урамындагы 185/1 йорты каршында 19 яшьлек машина йөртүче, «Лада Приора» автомобиле белән идарә иткәндә, җайга салынмаган җәяүлеләр кичүе буенча машина юлын кичкән җәяүлеләрне бәрдергән. Бәрдерү аркасында 64 яшьлек пенсионер һәм бала җәрәхәтләр алган. Аларга госпитализация таләп ителгән.