Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 март , 09:36

Югалган өченче баланың гәүдәсе елгада табылган

Звенигородта дуслары белән елга буенда йөргәндә югалган кызның гәүдәсен тапканнар

Югалган өченче баланың гәүдәсе елгада табылган
Югалган өченче баланың гәүдәсе елгада табылган

Мәскәү елгасында югалган кызның гәүдәсен тапканнар.  Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Одинцовск шәһәр округы башлыгы Андрей Иванов хәбәр итте.

Үзенең телеграм-каналында ул эзләү операциясе тәмамланды, дип белдерде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк баш комитеты мәгълүматы буенча, 7 мартта яшүсмер кыз ике дусты белән Одинцово шәһәр округында йөрергә киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Алар югалганнан соң эзләү-коткару эшләре оештырылды. 11 мартта малайларның берсенең гәүдәсен таптылар, 13 мартта — икенчесен.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Фото: видеодан скриншот

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас