Хәвеф-хәтәр
18 Марта , 04:31

Коточкыч фаҗига: биш кеше үлгән

Самосвал эшчеләр белән җиңел машинага бәрелгән, биш кеше үлгән.

Коточкыч фаҗига:  биш кеше үлгәнКоточкыч фаҗига:  биш кеше үлгән
Коточкыч фаҗига: биш кеше үлгән

Белгород өлкәсендә Лебединск тау-баету комбинатында УАЗ автомобиленә зур йөк самосвалы бәрелү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.

Бу хакта РИА Новостига компаниядә хәбәр иткәннәр. Инцидент кичә Лебединск карьерында булган. Подрядчикныкы булган зур йөк самосвалы тау массасын ташыган һәм УАЗ автомобиленә бәрелгән.

Автомобиль салонында башка подряд оешмасының ремонт бригадасы булган. Биш кеше һәлак булган.

Һәлакәт урынында фаҗигәнең барлык детальләрен билгели торган ашыгыч хезмәтләр җәлеп ителгән.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Фото: прокуратура Белгородской области

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас