Төбәк прокуратурасы мәгълүматлары буенча, фаҗиганең сәбәбе газ колонкасының төзек булмавы булган.
17 мартта фатирда ир белән хатынның һәм аларның өч айлык сабыйларының гәүдәләре табыла. Көчләп үтерү билгеләре ачыкланмаган. Прокуратура инцидентны тикшерүне үз өстенә алды. Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм өлкә белгечләре вакыйга урынын тикшерде. Тикшерүчеләр шаһитларны сораштырды, йортка хезмәт күрсәтү буенча документацияне өйрәнде һәм суд-медицина экспертизасын билгеләде. Фаҗига факты буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: фотобанк СМИ РБ, Лилия Абзалилова