

Суд приставлары ир-атны эзләп тапканнар һәм аны туберкулезга каршы диспансерга стационар дәвалануга тапшырганнар. Гражданин аңлы рәвештә дәваланудан качып кына калмаган, ә үзенең чирен барысыннан да яшергән.
Суд приставларының республика хезмәте мәгълүматы буенча, уфалы йогышлы авыруны дәвалаудан баш тарткан. Аңа ачык формада туберкулез диагнозы куелган. Ул үзенең сәламәтлегенә генә төкереп карамаган, ул башкаларның сәламәтлеген дә хәвеф астына куйган. Сәламәтлек саклау учреждениесе судка 50 яшьлек ир-атны мәҗбүри госпитализацияләү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Суд карары нигезендә, авыруны махсуслаштырылган диспансерда сигез ай дәвамында терапия курсын узарга мәҗбүр иткәннәр.
Башкарма кәгазь Киров районы суд приставлары бүлегенә килгән. Җавапсыз ир-ат суд чыгарган карарны игътибарсыз калдырган, ә аннары яшәү урынын бөтенләй үзгәрткән һәм закон вәкилләреннән качкан. Гражданинны башкарма эзләүгә игълан иткәннәр.
Нәтиҗәдә аны тапканнар һәм мәҗбүри рәвештә медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар. Уфалыны туберкулез диспансерына урнаштырганнар, анда аңа суд карары нигезендә дәвалану курсы узарга туры киләчәк.
Чыганак: bashinform.ru