+22 °С
Облачно


Конфликт вакытында аларның берсе икенчесенә пычак белән кадаган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 мартта мәктәпкә барганда ике урта сыйныф укучысы арасында ызгыш килеп чыга, ул вакытта аларның берсе икенчесенә пычак белән кадаган. Шуннан соң зыян күрүчене хастаханәгә озаталар, анда аңа кирәкле ярдәм күрсәтәләр. Хәзерге вакытта конфликтның сәбәпләре билгеле түгел. Булган хәлнең шартлары ачыклана.
Фото: фотобанк СМИ РБ . Галия Валиева