

Подмосковьеның Звенигородында 7 мартта югалган өч баланың тагын берсенең гәүдәсе табылган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Элегрәк коткаручылар балалар боз астына төшеп киткән урыннан 800 метр ераклыкта яшүсмерләрнең берсенең гәүдәсен тапканнар дип хәбәр иткән идек.
Хокук саклау органнарының беренчел мәгълүматлары буенча, өч балигъ булмаган бала да суда бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә һәлак булган. Шуңа да карамастан, өченче баланы эзләү дәвам итә. Эзләү операциясе вакытында коткаручылар, водолазлар һәм иреклеләр Мәскәү елгасының 20 чакрымын тикшергәннәр, дип хәбәр итә ТАСС.
Шулай ук басма мәгълүматлары буенча, эзләүләр белән колачланган акваториянең гомуми мәйданы 915 мең квадрат метр тәшкил иткән. Водолазлар 10 мең квадрат метр су төбен тикшереп, 58 тапкыр суга төшкәннәр. Эхолот һәм гидроакустика белән көймәләр елганың 27 километрын, җәяүле группалар ике як яр буйлап 59 километрны үттеләр. Операциягә пилотсыз очкычлар, Robinson вертолеты һәм SkyLeader 500 җиңел моторлы самолеты җәлеп ителгән. Төнлә эзләү прожекторлы биш аэролодкада алып барыла.
Эзләүгә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Мособлпожспас, МВД хезмәткәрләре, «Лизаалерт» һәм «Спас Град» отрядлары волонтерлары, «Добротворец» водолазлар төркеме, шулай ук «Лидер» коткару операцияләре үзәге белгечләре җәлеп ителгән. Операциядә барлыгы 500гә якын кеше катнаша. Балалар, 13 яшьлек кыз һәм ике 12 яшьлек малай, 7 март көнне көндез Восточный микрорайонында йөрергә чыгып китәләр. Соңгы тапкыр аларны Мәскәү елгасы янында күргәннәр. Яр буенда бер малайның эзләрен һәм бүреген тапканнар. Тикшерү версиясе буенча, яшүсмерләр боз астына төшеп киткән. Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Өченче баланы эзләү тәүлек буе дәвам итә. Эзләү радиусы киңәйгән, елгада язгы ташу аркасында су болганчык, бу водолазларның эшен катлауландыра.
Фото:МЧС Московской области