

Менделеевск районында Renault Symbol һәм Mazda 5 бәрелешүендә 70 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Авария М7 трассасында 11 мартта 7:34 тирәсендә булган, дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Хокук саклаучыларның беренчел мәгълүматлары буенча, фаҗига 74 яшьлек ир-атның Renault машинасында каршы як полосага чыгуы аркасында килеп чыккан, анда ул Mazda белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә беренче чит ил машинасы пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлә. Аның йөртүчесен авыр хәлдә медицина учреждениесенә китергәннәр. Әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен Менделеевск районы прокуроры Алсу Сәлахетдинова ккилгән. Күзәтчелек ведомствосында тикшерү оештырганнар.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/