Хәвеф-хәтәр
12 Марта , 11:08

Водолазлар югалган өч баланың берсенең үле гәүдәсен тапканнар

Звенигородта югалган 12 яшьлек малайның  гәүдәсен коткаручылар тапкан.

Водолазлар югалган өч баланың берсенең  үле гәүдәсен тапканнарВодолазлар югалган өч баланың берсенең  үле гәүдәсен тапканнар
Водолазлар югалган өч баланың берсенең үле гәүдәсен тапканнар

Бу хакта news.ru порталы РЕН-ТВга сылтама белән хәбәр итә. Аны яшүсмерләр боз астына төшеп китәргә мөмкин булган урыннан агым буенча ике чакрым ераклыкта тапканнар. Югалган башка ике баланы эзләү дәвам итә.

 «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды элегрәк хәбәр иткәнчә, операциядә 500гә якын волонтер катнаша. Балаларның кайда булуы

турында берни дә билгеле түгел. Аларны эзләүгә полиция хезмәткәрләре, тәҗрибәле иреклеләр, профессиональ эзләүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Территория вертолетлар һәм коптерлар кулланып тикшерелгән. Водолазлар су астында эзләүләрен дәвам итәләр.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Фото: МЧС России
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас