Хәвеф-хәтәр
12 Марта , 11:13

Коточкыч: Электричка дүрт кешене бәрдергән – барысы да үлгән

Трагедия Мәскәү тимер юлының Ярославль юнәлешендәге Маленковская станциясендә булган.

Коточкыч: Электричка дүрт кешене бәрдергән – барысы да үлгәнКоточкыч: Электричка дүрт кешене бәрдергән – барысы да үлгән
Коточкыч: Электричка дүрт кешене бәрдергән – барысы да үлгән

Электричка дүрт ир-атны бәрдергән, дип хәбәр иттеләр ТАСС агентлыгына оператив хезмәтләрдә. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе тимер юлларның тиешсез урында кичүе булган. Фаҗига җәяүлеләр хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле килеп чыккан.

Мәскәү төбәкара транспорт прокуратурасында вакыйга фактын расладылар. Урынга Мәскәү-Ярославль транспорт прокуроры Андрей Широков чыкты. Ведомство тимер юл транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерә башлады. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Фото: Западное межрегиональное следственное управление на транспорте СК России

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас