Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 март , 19:44

Елга буенда өч бала югалган

Богдан белән Иван дус кызлары Алинаны 8 март белән котларга уйлаган. 

Дилә Мөхәррәмова.
Фото: Дилә Мөхәррәмова.

Подмосковьеның Звенигород шәһәрендә 7 март кичендә өч бала югалган.

13 яшьлек Алина, һәм 12шәр яшьлек Богдан белән Иван елгада батканнар, дип шикләнелә. Шул тирәдә еш кына балык тотучы ир-ат малайларның берсен елга агымы алып китте, дип сөйләгән. Тик ул нишләптер бу хакта махсус хезмәтләргә хәбәр итмәгән...

Елга ярында бер баланың шарфы да табылган. Югалган балаларны эзләүдә  водолазлар, тикшерүчеләр һәм эзләү отрядлары катнаша.

Өч үсмер югалу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Бүгенгә кадәр балаларны тапмаганнар. Эзләүләрдә белгечләр һәм махсус әзерлекле ирекмәннәр катнаша. Подмосковьеның Одинцово шәһәр округы башлыгы Андрей Иванов үзенең Телеграм-каналында җирле халыкка үзаллы эзләүләрдә катнашырга тырышмаска дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.

“Бу хәвефле. Иң яхшысы – профессиооналларга, коткаручыларга үз эшләрен эшләргә мөмкинлек бирү”, – дигән чиновник.

Бүген югалган балаларны эхолотлар ярдәмендә эзли башлаганнар.

Сүз гидроакустик система ярдәмендә өслекне ультратавыш принцибы буенча сканерлаучы махсус сканерлар турында бара: тавыш дулкыннарының бер өлеше судагы киртәгә бәрелә, аларның икенче яртысы өстән, астан һәм аның ян-якларыннан уза – шулай итеп, эзләнгән предметның зурлыгын аңларга мөмкин.

"Әгәр предмет эре булса, аның янында бәке тишәләр, анда тикшерү өчен камера төшерәләр. Әгәр ниндидер сәбәп аркасында камера предметны күрмәсә, мәсәлән, болганчык су яки эрегән боз массасы булса,  урында бәке тишелә һәм тикшерү өчен водолаз сулыкка төшә”, – дип аңлаткан эхолотның эш принцибын Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе буенча “Спас Град” югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү милли үзәге белгече. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас