Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 март , 15:08

Коточкыч авариядә биш кеше һәлак булган

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган

Коточкыч авариядә биш кеше һәлак булган
Коточкыч авариядә биш кеше һәлак булган

Авария бүген Караидел районында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, бүген көндезге сәгать берләр тирәсендә Бөре-Тастуба-Сатка автоюлының 72 чакрымында «Лада Приора» һәм «Хендай Солярис»бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән «Лада» йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, шулай ук «Хендай» йөртүчесе һәм аның пассажиры авария урынында һәлак булган. Авариядә катнашкан тагын ике кешене төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китергәннәр. "Хәзерге вакытта юл — транспорт һәлакәте урынына Дәүләт автоинспекциясе идарәсе хезмәткәрләре һәм Башкирия буенча Эчке эшләр министрлыгының ЭКЦ автотехниклары эшли», - диелә Башкириянең ГАИ хәбәрендә.

Чыганак: Башинформ

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас