

Хатын-кызны автомобиль белән идарә итүдән читләштергәннәр, ә машинаның үзен махсус тукталышка урнаштырганнар. Кичә төнлә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны» на Архангельское авылы үзәгендә ак төстәге «BMW» автомобилендә алкогольле эчемлек билгеләре булган машина йөртүче йөрүе турында сигнал килгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кичекмәстән күрсәтелгән районга килгәннәр һәм Карл Маркс - Ленин урамнары киселешендә автомобильне тоткарлаганнар Машина йөртүче полицейскийларның законлы таләбен игътибарсыз калдыра һәм качарга тырыша. Озакка сузылмаган эзәрлекләү барышында автомобиль Пушкин урамында туктатыла. Руль артында 30 яшьлек хатын-кыз була. Машина йөртүче белән аралашканда инспекторлар кискен алкоголь исе сизгәннәр — исерү билгеләре ачык күренгән. Хатын-кыз идарәдән читләштерелә. Исереклек халәтен тикшерү узудан ул баш тарткан. Шулай ук аңа медицина тикшерүе узу өчен медицина учреждениесенә барырга тәкъдим иткәннәр, моңа ул риза булмаган. "Хокук бозучыга карата РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше (исереклек торышына медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпне үтәмәү) һәм РФ КоАП 12.25 маддәсенең 2 өлеше (полиция хезмәткәренең транспорт чарасын туктату турындагы законлы таләбен үтәмәү) буенча административ беркетмәләр төзелде. Автомобиль махсус тукталышка урнаштырылган", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан дәүләт автоинспекциясе хезмәтендә.
Чыганак: Башинформ