Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 март , 11:26

Юл булмау сәбәпле ашыгыч ярдәм машинасы авыруга кадәр барып җитә алмаган

Яз башланды дигәндә бар дөньяны янә кар басты.

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча  дәүләт комитетыннан.
Фото: БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча  дәүләт комитетыннан.

Коткаручылар фельдшерга пациент янына каргизәрдә барып җитәргә ярдәм иткән.

Бүген иртән медицина ярдәме сорап Белорет районы Черновка авылы тирәсендә еракта урнашкан ял базаларының берсендә яшәүче ир-ат мөрәҗәгать иткән. Хәл ир-ат янына ашыгыч ярдәм машинасында барып җитү мөмкин булмавы белән катлауланган, чөнки юлны кар көртләре баскан.

Медикларга ярдәмгә тиз арада Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары килгән. Каргизәрдә алар пациент янына медицина хезмәткәрен илтеп куйганнар.

- Пациентны тикшергәннән соң, табиб оператив рәвештә госпитализацияләү кирәклеген раслаган. Коткаручылар ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы көткән урынга кадәр илтеп куюны тәэмин иткән. Бәхеткә, ярдәм вакытында күрсәтелде, – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас