Очраклы узгынчылар Уфаның Теплое күленнән ир-атны коткарган. Зыян күрүче су агызу каналына ничек төшеп киткән — билгесез. Битараф булмаучылар аны судан алып чыккан һәм коткаручыларны чакырткан.
Уфаның гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, карап тоыршка ир-атка – 55-60 яшь. Аңарда өшү билгеләре күзәтелгән.
“Ир-атны якындагы кибеткә илткәннәр, гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары килгәч, ир-атка беренче ярдәм күрсәткәннәр. Арытаба аны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә алып киттеләр”, – дип сөйләделәр идарәдә.
Чыганак: bashinform.ru