Башкортстан туристларының Пермь краенда тауларда югалулары турында язган идек.
Пермь коткаручылары башта биш туристның өчесен тапканнар. Ике турист һәлак булган. Өченче ир-ат бик нык өшегән.
Күп тә үтми Пермь крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында югалган Башкортстан туристларын эзләү тәмамланды дип хәбәр иттеләр.
“Югалган ир-атларның барысы да табылды. Бер турист ярдәм күрсәтү өчен медикларга тапшырылды. Кызганычка каршы, калган дүртесе һәлак булган”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Югалган туристлар буранга очраган. Нәтиҗәдә бер каргизәр ватылган. Экстремаллар ике ир-атны җәяү ярдәм артыннан җибәрергә, ә өчесе урында техника белән калырга дигән карарга килгән. Җирлек алар өчен яхшы таныш булган: туристлар 20 ел дәвамында ел саен бу урыннарга йөргәннәр.
Исегезгә төшерәбез, 20 февраль көнне биш уфалы ир-ат, Золотанка авылындагы турбазага килеп, биш каргизәрдә авылдан 100 км ераклыктагы Кваркуш платосына юлланган. Алар 24 февральдә әйләнеп кайтырга тиеш булган, әмма якыннары белән элемтәгә чыкмаган.
Ир-атларның берсенең хатыны сөйләвенчә, алар – тәҗрибәле туристлар, ике дистә ел дәвамында каргизәрләрдә төрле маршрутлар буенча йөргән. Шуңа да маршрутка чыгар алдыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында теркәлеп тормаган.
Чыганак: bashinform.ru