Хәвеф-хәтәр
2 Марта , 06:36

Мошенниклар белән шаярганыгыз бармы?

 "Мошенниклар шалтыратты. 5 минут дәвамында башын катырып, юк-бар сөйләдем", - диде беркөн танышым...

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Мошенниклар белән шаярырга яисә аларны җиңәргә тырышу – һәрвакыт хәвефле, дип кисәтә Роскачествоның Цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко.

Эксперт “вангири” классик схемасын мисал итеп китерә: мошеннниклар  халыкара номерлардан шалтырата һәм шунда ук трубканы ташлый. Кеше, кызыксынып,  бу номерга шалтырата һәм түләүле линиягә эләгә, анда аны ничек тә булса мөмкин кадәр озаграк “тотып” калырга тырышалар, тере оператор яисә нейрочелтәр нигезендәге робот әңгәмәдәшне сөйләндерә дә сөйләндерә, ә ул линиядәге һәр минутның бәясе –  фәлән сум.

“Төп капкын шунда да инде: мошенник белән сөйләшүегезне аңласагыз да, шаярырга һәм вакытны сузып, аңардан көлергә теләсәгез дә, сез барыбер акча түлисез. Линиядә булган һәр секунд өчен сезнең исәптән акчалар түләнә. Мошенникларга сезнең мөмкин кадәр озаграк “лыгырдавыгыз” отышлы”, – дип аңлата Кузьменко.

“Бу очракта иң яхшысы – трубканы кую”, – ди Роскачество белгече Сергей Кузьменко.

Эксперт шуны да өсти: мошенникны котыртырга яисә аңардан көлергә теләү аны ачуландырырга мөмкин, нәтиҗәдә корбан номерының СМС-бомбинг базасына эләгү ихтималы бар. Бу максатчан һөҗүм дигән сүз, бу очракта корбанның номерын социаль челтәрләрдән алып илтү хезмәтләренә кадәр дистәләгән сайтларда теркиләр.

“Бу очракта телефон йөзләгән хәбәрләрдән шартлар чиккә җитә, бу хәбәрләр арасында хәвефле сылтамалар да булырга мөмкин. Пуш-хәбәрләр һәм смс-лар агымында берәр сылтама аша узып вирус эләктерү яисә шәхси мәгълүматларны югалту хәвефе зур. Шуңа монда бер киңәш: диалогка кушылмагыз.  Хәйләләргә тырышмагыз, шаяртмагыз, вакытыгызны әрәм итмәгез”,  – дип киңәш итә Сергей Кузьменко. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас