Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
26 февраль , 22:11

Югалган 9 яшьлек кыз баланы тапканнар!

Ул кайда булган? 

24 февраль иртәсендә маэмай белән йөрергә чыккан җирдән югалган 9 яшьлек Саша Фоменкованы тапканнар. Mash Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, баланы үзе яшәгән йортның күрше катындагы фатирда бикләп тотканнар. 

Табиблар кыз балага карата нинди дә булса көчләү гамәлләре кылынганмы, юкмы икәнлеген тикшерәчәк. Тикшерүчеләр бу хәлнең тулы картинасын ачыклауны дәвам итә.

P.S. Саша Фоменкованы урлауда шикләнелүче ир-ат тоткарланган. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, Сашаны моңа кадәр хөкем ителгән 42 яшьлек Сергей Грищенков урлаган. Ул баланы Смоленскиның Днепр арты районында сөяркәсе фатирында бикләп тоткан. Әлеге вакытта Грищенковтан Тикшерү комитетында сорау алганнар, әмма ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. 
Моңа кадәр ул наркотиклар өчен хөкем ителгән булган.  Телеграм-каналлар язуынча,  Грищенков ярты ел дәвамында кыз баланы күзәтеп йөргән. 

Грищенковның тыелган социаль челтәрендә кыз балаларның чәчләрен үрү буенча төрле фотоинструкцияләр бастырылган булган. 

Саша Фоменкова әлеге вакытта - дәваханәдә. Аның белән психологлар эшли. Тиздән аны әнисенә тапшырачаклар. 

 Чыганак:  SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас