Хәвеф-хәтәр
26 Февраля , 16:24

Кешене чак кына изми калган лифтны ике елга сүндерәчәкләр

Уфада бүген фаҗига була язган. 

Ufa_rb Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Ufa_rb Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото: Ufa_rb Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Уфада бүген лифт чак кына кабинадан чыгып барган эшчене измәгән. Бу хәл Менделеев урамындагы 122 санлы йортның дүртенче подъездында теркәлгән. Видео кадрларыннан күренүенчә, ир-ат кабинаның бусагасыннан атлап керүе була, кинәт лифт шунда ук ачык ишекләр белән өскә менә башлый. Ир-ат могҗиза белән кабинадан чыгып өлгергән.

Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, калган өч подъездда лифтларны бер ел элек капиталь ремонт программасы кысаларында ремонтлаганнар.

Төбәк операторы мәгълүматны раслаган, дүртенче подъездда лифтны алмаштыру кыска вакытлы программага эләкмәгән. Әгәр аның 25 еллык эксплуатация срогы үтмәгән булса, мондый хәл булырга мөмкин. Шул ук вакытта,  лифт иске булса да, идарәче компания аның төзеклеген тәэмин итәргә тиеш. Кабина ябык ишекләр белән хәрәкәт итмәскә тиеш.

Соңрак билгеле булуынча, югарыда язылган йортның дүртенче подъездында яшәүчеләр ике елга лифтсыз калачак.  БР Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Роман Әхәтов хәбәр итүенчә, ике лифт та йортка капиталь ремонт белән “кергәнче” эксплуатациядән чыгарылачак.

Эш шунда ки, өч подъездда лифт кабиналарын 2025 елда алыштырганнар, калган алтысын 2028 елда капиталь ремонт программасы буенча яңартырга планлаштыралар.

Ир-атны чак кына үтерми калган лифт 1998 елда Беларусьта җитештерелгән. Ә аңа комплектлаштыручы детальләр, шул исәптән сафтан чыккан платаны да, дустанә булмаган илдә җыйганнар. Шуңа күрә хәзер платаны алмаштыру мөмкинлеге юк. Шул рәвешле, йортта яшәүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен әлегә бердәнбер вариант – ике лифтны да сүндерү.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас