Бу хакта төбәкнең Дәүләт автоинспекциясе үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән. Юл инспекторлары Среднеуральскига табан барган юлда 10-12 яшьләр чамасындагы кызны күреп ала. Җиңелчә киенгән бала юл читеннән ялгызы китеп барган. Полицейскийларга ул картәнисе каберенә зиратка баруын, әмма йоклап китүен сөйләгән. Вакыйганың төгәл датасы билгеле түгел, әмма 17-23 февральдә Югары Пышмада төнге һава температурасы -7дән -21 градуска кадәр салкын булган.
Нәтиҗәдә инспекторлар кыз баланы полиция бүлегенә алып килгәннәр, анда кайнар чәй эчереп, одеялга төргәннәр. Полиция бүлегенә килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланы карап чыккан һәм зиратта төн кунуга карамастан, аңарда өшү билгеләре тапмаган. Госпитализация таләп ителмәгән.
Соңрак бу вакытта укучы кызны әтисе белән әнисе эзләве ачыкланган. Аларга карата ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү турында административ маддә буенча протокол төзегәннәр. Гаиләне балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә контрольгә куйганнар.
Чыганак: lenta.ru