Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. РЕН ТВ чыганагы мәгълүматы буенча, әби оныгы белән кунактан кайтып барган, сулга борылырга тиеш булганнар.
Алар тротуарның буш өлеше буйлап барган, сул якта сигналлар кабызылган янгын сүндерү машинасын алдан күреп алганнар. Махсус техниканың хәрәкәтләнүен күреп, әби баланы кулыннан тоткан.
Борылганда кузовның арткы өлеше аларны көрткә керергә мәҗбүр иткән, анда тәгәрмәчләр малайның гәүдәсен тапаган. Бала авыр җәрәхәтләр алган, клиник үлем хәлендә аны хастаханәгә китергәннәр, анда ул үлгән, дип өстәгәннәр Дәүләт автоинспекциясендә.
Чыганак: Рен ТВ