-19 °С
Болытлы
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән була. ГАИ мәгълүматы буенча, 22 яшьлек «Субару Форестер» водителе Киров һәм Мостай Кәрим урамнары киселешендә светофорның тыю сигналына чыгып, һәйкәлнең гранит коймасына килеп бәрелгән. Машина йөртүчегә медицина тикшерүе узарга тәкъдим иткәннәр, ләкин ул баш тарткан.
Егет элек тә исерек хәлдә руль артына утырган өчен хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: Вся Уфа