Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 февраль , 14:55

Байкалда һәлак булган Кытай туристлары арасында 14 яшьлек яшүсмер булган

 Байкал күлендә һәлак булганнар арасында балигъ булмаган бала булган, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Игорь Кобзев.

Байкалда һәлак булган Кытай туристлары арасында 14 яшьлек яшүсмер булган
Байкалда һәлак булган Кытай туристлары арасында 14 яшьлек яшүсмер булган

Фаҗига нәтиҗәсендә барлыгы сигез кеше һәлак булган. Төбәк башлыгы мәгълүматлары буенча, биш кешенең шәхесләре ачыкланган: 44 яшьлек машина йөртүче  һәм Кытайдан дүрт турист (пассажирларның берсе исән калган). Төркемгә ирле‑хатынлы пар, аларның 14 яшьлек баласы һәм тагын бер туганы булган.

Туристлар төбәккә мөстәкыйль сәяхәтчеләр буларак килгәнРусия туроператорлары Ассоциациясе мәгълүматлары буенча, алар туроператорлар аша экскурсия рәсмиләштермәгән, ә урындагы кеше белән сәфәр турында килешкәннәр.

Коткаручылар вакыйга урынын су асты камерасы ярдәмендә тикшергәннәр һәм җиде кешенең гәүдәсен тапканнар. Һәлак булганнарны күл төбеннән күтәрү эшләре тәүлекнең якты вакытында планлаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, автомобиль 3 метр киңлектәге боз ярыгына эләккән. Һәлакәт урынында тирәнлек 18 метр тәшкил итә. Тикшерү дәвам итә.

Чыганак: https://tatpressa.ru/news/368082.html

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас