Укучы кыз машинага бәйләнгән тюбингта шуган, дип хәбәр ителә. Балаларны йөрткән автомобиль руле артында 40 яшьлек ир-ат булган. Нәтиҗәдә бер бала алган җәрәхәтләрдән һәлак була.
Автомобиль йөртүчесен медицина тикшерүенә җибәргәннәр. Хәзерге вакытта хокук саклаучылар җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне хәл итә.
Ведомство вәкиле искәрткәнчә, тюбингларда махсус җиһазландырылган урыннарда гына шуарга кирәк. Шул ук вакытта «ватрушка» ны машиналарга яки башка техникага бәйләргә ярамый.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/
Фото: Фотобанк СМИ РБ, Розалия Хисаева