Оренбург өлкәсендә хокук саклаучылар чокырда хатын-кыз һәм баланың үле гәүдәләрен тапканнан соң җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналда.
Беренчел мәгълүматларга караганда, 22 февраль кичендә Оренбург районы Подгородная Покровка авылында Алмаз урамы янындагы чокырда хатын-кыз һәм бала гәүдәләре табылган.
Саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Булган хәлнең шартлары ачыклана, якын арада экспертизалар үткәреләчәк. Тикшерүне төбәк прокуратурасы үткәрә.
Чыганак: https://kazanfirst.ru/