Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 февраль , 14:10

Өч балаларын калдырып, тәрәзәдән сикергәннәр

Яңа Мәскәүдә ирле-хатынлы өч баласын калдырып, тәрәзәдән сикерә

Өч балаларын калдырып, тәрәзәдән сикергәннәр
Өч балаларын калдырып, тәрәзәдән сикергәннәр

Ирле-хатынлының гәүдәләрен «Саларьево Парк»торак комплексындагы йорт тәрәзәләре астында тапканнар.

Ир белән хатын — милләте буенча азәрбайҗаннар. Пар бизнес, эчке кием кибете белән шөгыльләнгән. Алар үз бизнесларын ХМАОда башлаганнар, күптән түгел башкалага күченгәннәр һәм үз йортларыннан ерак түгел кибет ачарга өлгергәннәр.

Күршеләр сүзләренчә, пар дустанә һәм аралашучан булган. Сатып алучылар кайбер товарларны чек буенча кире кабул итмәүләренә һәм һәрвакыт банк картасы белән түләргә бирмәүләренә генә зарланган.

Үз-үзенә кул салуның мотивы әлегә билгеле түгел. Ир белән хатынның өч баласы калган, фаҗига аларның берсенең күз алдында булган. Хәзер балалар белән белгечләр эшли.

Чыганак:"Фактлар Дөньясы"

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас