Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 февраль , 22:47

Яшәргә дә яшәргә иде әле...

"М-5" тәге фаҗига: Башкортстанда Татарстаннан 21 яшьлек студент һәлак булган

Яшәргә дә яшәргә иде әле...
Яшәргә дә яшәргә иде әле...

17 февраль кичендә Туймазы районында М-5 трассасының 1297 нче километрында «Лада Нива» һәм КамАЗ бәрелешкән. 21 яшьлек җиңел машина йөртүче урында һәлак була.

Һәлак булучы Баулыдан Эмиль А.була. Ул Уфага сессиягә барган, икенче көнне үк имтихан тапшырырга тиеш булган.

ЮХИДИнең беренчел мәгълүматлары буенча, «Нива» каршы як полосага чыккан. Эмиль кечкенәдән картинг белән шөгыльләнә, соңрак тренер булып эшли, театрда уйный, җәмәгать тормышында катнаша, Кыш бабай ролендә авылларга йөри.

Аның белән саубуллашырга йөзләрчә кеше килгән.

Чыганак: Рен ТВ

Яшәргә дә яшәргә иде әле...
Яшәргә дә яшәргә иде әле...
Яшәргә дә яшәргә иде әле...
Яшәргә дә яшәргә иде әле...
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас