Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 февраль , 16:58

Шок: Дүрт бала һәм аларның әбиләре коточкыч янгында һәлак булган

Подмосковьеның  Константиново авылында шәхси йортта биш кешенең үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган.

Шок: Дүрт бала һәм аларның әбиләре коточкыч янгында һәлак булган
Шок: Дүрт бала һәм аларның әбиләре коточкыч янгында һәлак булган

Фаҗига 21 февральдә булган, дип яза «РИА Новости».

Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәч, йортта өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге дүрт бала һәм аларның 62 яшьлек әбиләренең үле  гәүдәләрен тапканнар. Шулай ук өйдә булган 14 яшьлек яшүсмер генә котылып кала алган.

Ике һәм аннан да күбрәк затка саксызлык аркасында үлем китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүнең беренчел версиясе буенча, янгынның сәбәбе җылыту казанлыгының авария хәлендә булуы. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшне урында дәвам итәләр, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Фото: ИИ

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас