Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 февраль , 17:03

Машина урталай бүленгән: коточкыч авариядә өч кеше һәлак була

Чит ил машинасы урталай бүленгән: коточкыч һәлакәттә полиция хезмәткәре һәм ирле-хатынлы пар һәлак булган

Машина урталай бүленгән: коточкыч авариядә өч кеше һәлак була
Машина урталай бүленгән: коточкыч авариядә өч кеше һәлак була

Ростов-на-Дону шәһәрендә коточкыч һәлакәт булган: багана белән бәрелешүдән соң BMW ике өлешкә бүленгән. Машинада булган биш кешенең өчесе һәлак булган, дип яза РФ Тикшерү комитеты.

Беренчел  мәгълүматлар буенча, компания туган көнен билгеләп үткән. Табыннан соң кунакларның берсе – полиция хезмәткәреруль артына утырып, дусларын өенә алып кайта. Салонда машина йөртүче белән бергә ирле-хатынлы пар, кыз һәм тагын бер егет булган.

Юлда полицейский тизлеген арттыра, идарәсен югалта һәм баганага барып бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле була, автомобиль урталай бүленә. Машина йөртүче һәм ир белән хатын урында ук һәлак була. Калган ике пассажир исән кала.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас