Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 февраль , 11:53

Әби оныклары белән янып үлә язган

Салаватта янган йорттан әбине һәм ике баланы коткарганнар

Әби оныклары белән янып үлә язган
Әби оныклары белән янып үлә язган

Янгын Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы йортта төн уртасында чыга.

Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килә һәм 86 яшьлек хатын-кызны алып чыга. Угар газы белән агулану сәбәпле, аны хастаханәгә салалар.

8 һәм 6 яшьлек оныкларын да медикларга тапшыралар. Ярдәм күрсәткәннән соң балаларны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас