-19 °С
Болытлы
Толбазы авылының Урман урамында бүрәнә йортта янгын чыккан.
Ачык януны Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүндергән. Кызганычка каршы, янгын сүндерү вакытында өлкән яшьтәге хатынның үле гәүдәсе табылган.
Урында тикшерү-оператив төркем һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли. Янгынның сәбәпләре һәм фаҗига шартлары ачыклана.