Пермь крае Александровск шәһәренең 1нче санлы мәктәбендә 7нче сыйныф укучысы классташына пычак белән һөҗүм иткән. Яраланган укучыны авыр хәлдә Березники шәһәренә алып киткәннәр. Пермьнән Березники шәһәренә анестезиолог һәм торакаль хирург белән санавиация очып килергә тиеш.
Яраланган укучыга беренче ярдәмне ОБЖ һәм физика укытучылары күрсәткән. Алар һөҗүм итүчедән пычагын тартып алып, аны тоткарлаган. Һөҗүм иткән малай еш кына “арестантские понятия”* (* - тыелган һәм экстремистик оешма) һәм башка шундыйрак темалар турында сөйләнгән булган.
Тикшерү комитеты үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Һөҗүме алдыннан малай әнисенә шундый гаилә шартларында яшисе килмәвен һәм колониядә аңа яхшырак булыр дигән эчтәлектәге хәбәр язган.
Һөҗүмнең сәбәбе – үсмернең бер парта утырган сыйныфташы белән талашуы. Малайлар мәктәпнең өченче катында талашкан. Шулчак Виталий (исеме үзгәртелгән) сыйныфташының күкрәге һәм муенын яралаган.
Һөҗүмгә бер көн кала Виталий гомум чатта иртәгә мәктәптә кызыклы хәл булачак, дип язган.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.