Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 февраль , 00:48

Чегәннәр ашыгыч ярдәм подстанциясен һәм моргны уратып алган

Аларның таләбе катгый булган.

Ксения Калинина
Фото: Ксения Калинина

Тулада чегәннәр төркеме, үлгән кешене терелтүне таләп итеп, ашыгыч ярдәм подстанциясен һәм моргны уратып алганнар.

71.ru басмасы хәбәре буенча, 16 февраль кичендә ашыгыч ярдәм медиклары Плеханово поселогы тирәсендәге таборга чакыру буенча килгәннәр. Чакыру сәбәбе – табордагы бер ир-атның йөрәге туктавы. Табиблар килгән вакытта  ир-атта яшәү билгеләре ачыкланмаган, әмма мәрхүмнең туганнары аңа ярдәм итүне таләп иткән.  

Нәтиҗәдә полиция һәм табор башлыгы  чегәннәргә  мәрхүмне терелтеп булмаячак дип аңлатканчы, ашыгыч ярдәм медиклары 4 сәгать дәвамында реанимация чаралары үткәргән. Реанимация үткәргәндә чегәннәр төркеме медикларга машинадан чыгарга ирек бирмәгән һәм янаган. Табиблар  поселок территориясеннән киткәч, табор халкы алар артыннан моргка киткән.

Тула өлкәсенең Тикшерү комитеты тикшерү оештырган.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас