Хәвеф-хәтәр
17 Февраля , 11:23

Әнисе нәни кызын гәүдәсе белән каплаган

Кеше таптаган студентка шартлы срок биргәннәр.

Былтыр 1 октябрь кичендә  “Лада Приора” руле артындагы 20 яшьлек водитель Туймазы  шәһәренең Комаров урамында юлны җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган ана белән баланы таптаган. Кызганычка каршы,  40 яшьлек хатын алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган. Кыз бала имгәнгән. Аны  – хастаханәгә, машина йөртүчене полициягә алып киткәннәр һәм тоткарлаганнар.  

БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә  хәбәр итүләренчә, яшь егетне шул ук срокка сынау срогы  белән шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Шулай ук  ир-атка 2 елга барлык транспорт төрләрен йөртү белән бәйле эшчәнлек тыелган.  

“Җәзаны йомшартучы шартлар сыйфатында, суд гаепне тулысынча тануны, кылган гамәлләренә чын күңелдән үкенүне, әхлакый зыянны ирекле рәвештә каплауны, зыян күрүче вәкиле тарафыннан дәгъвалар булмауны, зыян күрүче вәкиленнән гафу үтенүне һәм башкаларны исәпкә алды", – дип аңлаттылар инстанциядә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас